Тема. Батырларны онытырга хакыбыз юк (Мәңгелек ут янына экскурсия)

Сультанова Фания Миннегалиевна
воспитатель по обучению татарскому языку
МБДОУ “Арский детский сад №8”
г. Арск, Республика Татарстан

Бурычлар:

1. Балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ва-

танга мәхәббәт тәрбияләү.

2. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучан-

лыкларынүстерү.

3. РайоныбызВетераннарыныңБөекВатансугышындакүрсәткән ба-

тырлыкларытурындабелемнәренкиңәйтү.

Сүзлек: Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне, һәйкәл, ветеран, ба-

тыр.

Җиһазлар: Аудиоязмада «Җиңү көне» җыры

(А.Гайнетдинова сүзләре һәм көе), «Священная война» җыры (Б.Александров сүзләре һәм музыкасы) ,чәчәкләр.

Эшчәнлек барышы.(һәйкәл янында)

1. ( «Священная война» җыры (Б.Александров сүзләре һәм музыкасы) яңгырый.)Тәрбияче хикәясе.

1941 елның 22 июнь иртәсе. Безнең иле­безгә немец илбасарлары бәреп керә. Халкыбыз дошманга кар­шы изге сугышка, азатлык сугышына күтәрелә.Илебез солдатлары 4 ел буе немец фа­шистларына каршы көрәште. 1417 көн буе туплар ярылды. Җирдә яшәү өчен көрәш барды. Дошман никадәр генә котырмасын, без­нең солдатларның җиңүгә ышанычы көчле иде. Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре ,ятим сабыйлар,тыл хатыннар китерде.Бәхетле

киләчәкне якынайту өчен фронтта да,тыл да өлкәннәр һәм балалар булды.

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

Бөек Ватан сугышында 26 миллион совет кешесе һәлак булды. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз«,-дип китсәләр дә, күп райондашларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бөек Ватан сугышында Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Аларның исемнәре — һәйкәлләрдә.

2. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемлеген карау.

3. Фикер алышу (солдатларның батырлыклары, үз илен яра-

тучы чын патриотбулуларытурындасөйләшү).

— Сугыштаһәлакбулганнарныничекатыйлар? (Геройлар, ба-

тырлар)

— Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк ?

— кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез

— Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап кайткан сугышчыларны

хәзер ничек дип йөртәләр? (Ветераннар)

— Ветераннар белән кайда һәм нинди очракларда очрашканы-

гыз бар?

— Безнең Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларның

исемекайсыкитаптаязылган?

— «Хәтер» китабын ни өченилебезнеңгорурлыгыдипатыйлар?

4. Тәрбияче хикәясе.

Безнең Арча ягының горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы геройла-рыбыз бар. Арча үзәгендә булган Бөек Ватан сугышы геройлары аллеясында булып, без алар белән горурланып йөрдек. Алар Советлар Союзы Геройлары: Валентин Ежков, Гатаулла Салихов, Нәкыйп Сафин,Гани Сафиуллин Һәм Леонид Соколовлар. Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугыш кырларында үз-үзлә- рен аямыйча көрәшкән шушы якташларым алдында баш иябез.

Без бик бәхетле чорда яшибез.Тыныч тормышта яшәвебез белән иң беренче чиратта без шушы геройларыбызга бурычлыбыз.Алар кулларына корал тотып,үлемне дә аямыйча ,бәхетле киләчәк өчен сугышка кергәннәр. Япь — яшь килеш яу кырларында башларын салганнар.

Менә Бөек Ватан сугышы беткәнгә дә инде 70 ел үтте. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Шушы урында (һәйкәлгә күрсәтеп) Арчаның үзәгендә мәңгелек ут яна.

Кешелек тарихында булган иң зур,иң канлы сугышның миллионнар йөрәгендә калдырган әрнүләре,кайгылары ялкыныннан кабынган хәтер уты ул.Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша барса да, ул коточкыч вакыйгаларны без беркайчан да онытмыйк.

5. Бер минут тынлык.

6. Балалар эшчәнлеге: «Җиңүкөне«нә багышланган шигырьләр

сөйләү:

Бала

Һәрчак безгә кояш көлеп карый,

Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.

Без — яшь буын,

Без киләчәк буын —

Дары исен белми беребез дә.

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырларике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Бала

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик!

Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

Бала . Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

7. Җыр җырлау: «Җиңү көне» (А.Гайнетдинова сүзләре һәм

көе).

8. Һәйкәлгә чәчәкләр кую.

Автор: Сультанова Фания Миннегалиевна
Должность: воспитатель по обучению татарскому языку
Место работы: МБДОУ “Арский детский сад №8”
Месторасположение: г. Арск, Республика Татарстан

Дата изменения: 24.11.2014
Дата публикации: 24.11.2014




Опубликовано в разделах:




Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *